15 июль 2019 яңалыклары
-
Ире - гармунчы, хатыны – биюче булган
Яңа Үзи авылында яшәүче Минҗамал Минабетдинованың 90 яшьлек юбилее аның гаиләсе, туганнары һәм якыннары өчен кече сабантуй буларак узды.
-
Петуния белән гортензия чәчәкләренең яфрагы саргаямы?
Аның сәбәпләре күптөрле булырга мөмкин: суны артык күп сипкәннән, талпан, үсемлек бете, хлороздан (туфракта тимер тозлары җитешмәгәнлектән, үсемлекләрнең саргаюы). Әгәр дә корткычлар күренмәсә, хлороздан «дәваларга» кирәк була.
-
Башкортстанда авариягә очраган автобуста зыян күрүчеләргә компенсация түләнәчәк
Чаллының «Альтекс» компаниясе башкарма директоры хәбәр иткәнчә, автобус шоферы компаниядә иң яхшылардан берсе булган.
-
Аксубай районында малайлар күбрәк туган
Аксубай районында беренче яртыеллыкта малайлар күбрәк туган
-
Ялган диплом сатып тотылганнар
Аларның хаклары 15 меңнән 50 мең сумга кадәр куелган
-
Татарстанда томан, яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә
Казанда яшенле яңгыр һәм 17 метр тизлектәге җил булачак дип фаразлана.
-
Аксубайда Татарстан һәм Чувашстан Республикалары җитәкчеләре булды
Аксубайда узган «Уяв» чуваш милли мәдәнияте республика бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чувашстан Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев чуаш шагыйре Николай Полоруссов - Шелеби һәйкәленә чәчәкләр куйдылар һәм Татарстан урман хуҗалыгының беренче министры Александр Гуляев исемендәге скверны ачу тантанасында катнаштылар. Мактаулы кунаклар арасында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Мәдәният министры Ираида Әюпова, «Чуаш милли конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы президенты, «Дус» АҖ генераль директоры Николай Угаслов, Татарстан Республикасында ЧНКА төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Дмитрий Самаренкин һәм башка рәсми затлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре бар иде.
-
«АКСУ» чемпионнар командасына бүләккә – спорт мәйданчыгы
Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән милли проектларны гамәлгә ашыралар.
-
Башкортстанда булган авариядә алты кеше үлгән һәм җидесе зыян күргән
Автобуста 39 пассажир һәм машина йөртүче булган.
-
Балалар өчен пособиены 10 мең сумга кадәр арттыру турында закон расланды
Әлеге түләү 2020 елның 1 гыйнварыннан кертеләчәк.
-
Гороскоп на 15 июля 2019 года
Сегодня никто не подойдет к Вам и не спросит о Ваших идеях. Если Вы хотите реализовать свои планы, Вам нужно проявить инициативу и начать обсуждение первым. Выберите подходящий для этого способ. Все, что Вы скажете сегодня, будет услышано и воспринято всерьез. Будьте смелее!